Күршеләр бездә кунакта
Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була. Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зиатдинова Зәлия...